Качып йөрүчеләргә дәүләт хезмәтенә юл ябыла

2013 елның 2 ноябре, шимбә
–Виктор Павлович, көзге чакырылышның ничек үткәрелүе турында әйтеп үтсәгез иде.
–Чакырылыш буенча үткәрелергә тиешле чараларның иң кызган чагы дип әйтә алам. Без Әлки районыннан 18 яшьтән алып 27 яшькәчә 40лап кешене Россия Кораллы Көчләренә озатырга тиешбез. Бу бирем районда булган чакырылыш ресурсларына туры килә, дип әйтә алам. Дөрес, ил буенча көзге чакырылышта армиягә алынучылар саны 20 мең кешегә артыграк булачак. Монысы ерак Көнчыгыштагы гадәттән тыш хәлләр (су басу) белән бәйле – ул регионнан быел яшьләрне армиягә алмыйча торачаклар.
–Чакырылыш һәм медицина комиссияләре эшчәнлеге нәтиҗәләре нинди?
–Көзге чакырылышта каралырга тиешле 183 егетнең 41е төрле сәбәпләр буенча комиссиягә килмәде. Дөрес, армиягә барудан чын-чынлап качып йөрүче районда берәү генә. Алпар, Карга, Иске Матак, Ташбилге, Иске Чаллы авыл җирлекләрендә чакырылыш белән бәйле чараларга аеруча җитди карап, үзләренә кагылган мәсьәләләрне оешкан төстә хәл иттеләр. Ә менә Чуаш Кичүе һәм Түбән Әлки авыл җирлекләренә карата дәгъваларыбыз бар.
–Районга җиткерелгән бирем үтәлер кебекме соң?
–Һичшиксез! Соңгы елларда армия хезмәтенә мөнәсәбәт бик нык үзгәрде, егетләр дә хезмәт итәргә теләп китәләр, ата-аналар да нигездә улларының солдат булуына уңай карашта. Инде 26 егетне сайлап алдык, калганнары буенча да борчылырга урын юк, план үтәләчәк, билгеле.
–Виктор Павлович, медицина комиссиясе үткән яшьләрнең сәламәтлеге  ничегрәк?
–Монда борчылырлык нәрсәләр бар шул. Беренче карашка, районда спортны үстерүгә зур урын бирелә, әмма егетләрнең сәламәтлеге шәптән түгел – күбесен өстәмә тикшерүләргә җибәрергә туры килә. Мөгаен, спорттан бигрәк, мәктәпләрдә башлангыч сыйныфлардан ук физкультура дәресләре аларда балаларны чыныктыру мөһимрәктер.
–Егетләребез Россия Кораллы Көчләренә кайчанрак китә башлый һәм кайларда хезмәт итәчәкләр?
–Беренче озату 11 ноябрьгә билгеләнгән, соңгысы 19 декабрьдә булачак. Әлки егетләре илебезнең төрле якларына җибәреләчәк – аларны Ерак Көнчыгышта, Үзәк хәрби округта, Кавказда һәм башка җирләрдә дислокацияләнгән частьларда көтәләр.
–Виктор Павлович, сер түгел, хәрби хезмәттән, үзенең  Конституциядә күрсәтелгән бурычын үтәүдән качып йөрүчеләр дә аз түгел. Һәм моның өчен әллә ни җитди җәза да юк кебек. Намус белән хезмәт иткән егетләребез, бигрәк тә аларның әти-әниләре кайчак "гаделлек юк" дип зарланалар. Сез бер сәбәпсез армиядән качып йөрүчеләргә кагылышлы ниндидер закон турында әйтергә теләгән идегез.
–Әйе, бар андый егетләр. Качып йөрүчеләрне мин ике төргә бүләр идем: беренчеләре ачыктан-ачык эш итә, ягъни хәрби комиссариатка да, комиссияләргә дә бөтенләй килми, повесткаларны алмый… Икенчеләре үзләрен хәйләкәррәк тота: медицина комиссиясе үткәндә төрле авыруларга зарланалар. Билгеле, табиблар андыйларны Казан белгечләрендә өстәмә тикшерү үтәргә җибәрәләр. Икенче юлы шул ук егет бүтән төрле чир уйлап чыгара… Шулай бер чакырылыштан икенчесенә сузылып килә аның бу "уены". Гаебе дә юк кебек, армия хезмәтеннән дә котыла килә. Әмма алга таба мондый "хәйләкәрләр" өчен ишек ябылачак. 2013 елның 2 июлендә 170нче номерлы "Россия Федерациясенең чакырылыш буенча хәрби хезмәтнең абруен һәм җәлеп итүчәнлеген күтәрү буенча чараларны тормышка ашыруга кагылышлы кайбер закончалык  актларына үзгәрешләр кертү турында" федераль закон кабул ителде. Әлеге закон "Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында"гы федераль законының, дәүләт һәм муниципаль хезмәт турындагы законнарның кайбер статьяларын яңа билгеләмә белән тулыландыра. Ул болайрак яңгырый: "Гражданинны чакырылыш комиссиясе карары белән чакырылыш буенча хәрби хезмәтен моңа законлы нигез булмаган көе үтмәгән дип танырга".
–Моны аңлаешлырак итеп ничек әйтергә икән?
–Хәзерге вакытта чакырылыш буенча хәрби хезмәткә карата ике генә төрле карар булырга мөмкин: яисә намус белән хезмәт итәсең, яисә чакырылыш комиссиясе егетне теге яки бу законлы сәбәп буенча хәрби хезмәткә яраксыз дип таба. Мондый очракларда гражданинның киләчәге үзе теләгән юлдан китәчәк. Ә менә 2014 елның 1 гыйнварыннан өстә аталган яңа билгеләмә кертелгәч, бернинди сәбәпсез армия хезмәтеннән качып йөрүчеләрнең алдагы карьерасы белән җитди чикләнә – аларны дәүләт һәм муниципаль хезмәтләренә алуны закон белән тыячаклар. Әйе, 27 яше җиткәнче төрлечә хәйләләп, качып йөрергә, аннары хәрби комиссариатка килеп хәрби билет алырга мөмкин. Әмма ул билетка "законлы сәбәпләре булмый торып хәрби хезмәт үтмәгән" дигән билге язылачак. Һәм егетне дәүләт органнарына (әйтик, полициягә, теркәү палаталарына, башкарма комитет һ.б.ларга) эшкә алмаячаклар. Бик җитди чикләү бу. Яшьләр, бәлки, әлегә моны аңлап та  бетермәскә мөмкин, әмма әти-әниләре закончалыкка кертелгән бу үзгәрешне игътибарсыз калдырмасыннар иде. Көзге чакырылыш тәмамланырга 2 ай гына калып бара, киләчәге турында бүгеннән кайгыртучылар шул турыда уйласыннар иде. Бигрәк тә 27 яшькә якынлашучылар
–Виктор Павлович, әңгәмәгез өчен рәхмәт.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International