2025 елның 24 марты – Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне

2025 елның 22 марты, шимбә

2025 елның 24 мартында ел саен Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (БСО) инициативасы белән Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне уздырыла. Әлеге чараны үткәрүнең максаты-халыкка әлеге авыру һәм профилактика чаралары, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау турында мәгълүмат бирү. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча планета халкының өчтән бере туберкулез микобактериясе белән зарарланган. Дөньяда ел саен 10 миллионнан артык кеше туберкулез белән авырый, шуларның 1 миллионнан артыгы – балалар. Туберкулез элеккечә дөньяда үлемнең 10 төп сәбәбе исәбенә керә. Бүгенге көндә туберкулез Россия Федерациясе өчен социаль әһәмиятле инфекцияләрнең берсе статусын саклап кала. Татарстан Республикасында 2024 елда авыру күрсәткече 100 мең кешегә 19,8 тәшкил итте (793 яңа очрак), бу 2023 ел дәрәҗәсеннән 10% ка түбәнрәк (100 мең кешегә 22 яисә 881 очрак).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International