Бөтендөнья сәламәтлек көне Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) барлыкка килүнең еллыгында билгеләп үтелә башлады. 1948 елның 7 апрелендә әлеге оешманың уставына кул куелды, һәм 1950 елдан башлап, шушы ук датада Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә башлады.бу көн кешеләрнең үз сәламәтлекләре һәм озын гомерләре белән кызыксынуын арттыру өчен, ел саен бөтен кешелек дөньясына кагыла торган һәм безнең тормышыбызга турыдан-туры йогынты ясый торган мәсьәләләрне күтәрергә мөмкинлек бирә. Хәзерге вакытта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының әгъзалары булып дөньяның 194 иле тора, шул исәптән Россия Федерациясе дә, анда Бөтендөнья сәламәтлек көнен 1992 елдан билгеләп үтә башладылар. Бөтендөнья сәламәтлек көне-үзенең иминлеге, сәламәт тәне һәм нык рухы турында кайгыртучы, шулай ук әйләнә-тирә мохитне саклауга һәм экологик хәлне яхшыртуга омтылучы, бу исә сәламәт милләт үсешенә турыдан-туры йогынты ясаучы һәркем өчен көн