«Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аларның әйләнешен дәүләт җайга салуы турында һәм алкоголь продукциясен куллануны (эчүне) чикләү хакында» 1995 елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, сатучы сатып алучының балигъ булуына шик туганда, сатучы әлеге сатып алучыдан документ таләп итәргә хокуклы.шәхесне таныклаучы. Документлар исемлеге РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының 31.05.2017 № 1728 боерыгы белән расланган. Бу: 1. Россия Федерациясе территориясендә Россия Федерациясе гражданының шәхесен таныклаучы Россия Федерациясе гражданы паспорты. 2. Россия Федерациясе территориясеннән читтә Россия Федерациясе гражданының шәхесен таныклаучы Россия Федерациясе гражданы паспорты. 3. Россия Федерациясе гражданының вакытлыча шәхес таныклыгы. 4. Морякның шәхес таныклыгы. 5. Россия Федерациясе гражданының дипломатик паспорты.6. Россия Федерациясе гражданының хезмәт паспорты. 7. Хәрби хезмәткәрнең шәхес таныклыгы яисә Россия Федерациясе гражданының хәрби билеты. 8. Чит ил гражданының чит ил паспорты (дипломатик, хезмәт, гади) йә шәхесне таныклаучы Россия Федерациясе тарафыннан шул сыйфатта таныла торган башка документ. 9. Россия Федерациясендә гражданлыгы булмаган затның яшәүгә рөхсәте. 10. Россия Федерациясендә гражданлыгы булмаган затның вакытлыча яшәвенә рөхсәт. 11. Качак таныклыгы. 12. Россия Федерациясе территориясендә вакытлыча сыену урыны бирү турында таныклык. 13. Машина йөртү таныклыгы. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы