«Спортивный " скверы базасында 1941-1945 еллардагы Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган кросс узды

2025 елның 8 мае, пәнҗешәмбе

Йөгерү нәтиҗәләре ГТО исәбенә керде. Шулай ук 650*4 эстафетасы да үткәрелде. Эстафетада 4 кешедән торган командалар катнашты - 2 малай һәм 2 кыз. Эстафетада беренче урынны Базарлы Матак урта мәктәбе командасы алды, икенче урында-Н.Дәүли исемендәге гимназия командасы, өченче урында-Юхмачы урта мәктәбе командасы. Шулай ук ГТО мобиль мәйданчыгы урнаштырылды, анда теләүчеләр үзләрен тикшерә һәм ГТО нормаларын үти алдылар. Ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International