Эчү яшүсмерләр өчен бик күп куркыныч нәтиҗәләргә китерә, ләкин алар турында аларның бик аз өлеше генә белә. Алкоголь сәламәтлекне какшата, социаль һәм мәдәни үсештә Начар чагылыш таба. Үз вакытында белем алмыйча, физик һәм рухи яктан тиешенчә үсмичә, яшь кеше тиз деградацияләнә. Исерек хәлдә яшүсмерләрнең яртысы контроль югалта һәм, нәтиҗә буларак, өчтән бере җинаятьләр кыла. Әгәр балагыз өенә исерек килеш кайткан икән, шунда ук аның тышкы кыяфәтенә игътибар итегез, бәла-каза булмаганмы икән. Җитди сөйләшүдән котылып булмый, аңа хәзерләнергә кирәк. Ата - аналарның төп бурычы-яшүсмерне үз гамәлләре өчен җаваплы булуына ышандыру. Кычкырулар, нотацияләр һәм янаулар еш кына кире реакция тудыра («үч алу эчү»). Көрәшнең төп чарасы профилактика булырга тиеш - бу үсеп килүче буынның алкоголизация куркынычы факторларын кисәтүгә һәм бетерүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы.