Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы
Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " ФГБУдан:
Консультация-кисәтү метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында 2025 елның 19 маенда 10 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр 19 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле яңгыр, яшен, боз, 15-20 м/с тизлектәге көчле җил (Казанда яшен һәм җил 17 м/с кадәр) көтелә.
Реклама щитлары, агачлар һәм электр тапшыру линияләре астына яшеренмәскә киңәш итәбез. Сак булыгыз! Машина юлы аша чыгу өчен мөмкин булганча җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләреннән генә файдаланыгыз. Балаларны күзәтегез, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез.
Теләсә нинди бәла – каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең" ышаныч телефоны " 8 (843) 288-46-96.