Яр Чаллы эшмәкәрләре төркеме Эльбрусны — Европаның иң биек түбәсен уңышлы итеп яулады Экспедициядә катнашучылар тауга үз компанияләренең флагларын, шулай ук районыбызның флагын күтәрделәр, аны Яр Чаллыда Әлки районы якташлык җәмгыяте вәкиле Илдар Таһир улы Гәрәев тантаналы рәвештә урнаштырды.
Илдар Таһир улы Карамалы авылында туган, ә бүген уңышлы эшмәкәр һәм «Чаллы Гальваника Заводы» компаниясен гамәлгә куючы. Аның тауга менүдә катнашуы — шәхси чакыру гына түгел, ә кече Ватанына хөрмәт күрсәтү дә ул.