Андрей Зиньков-халыкара ярышлар чемпионы

2025 елның 27 мае, сишәмбе

17 майда Беларусь Республикасының башкаласы Минск шәһәрендә киокусинкай буенча халыкара ярышлар узды. 

Турнир Россиядән, Белоруссиядән һәм якын һәм ерак чит илләрдән 700 дән артык спортчыны җыйды. Россия командасы составына безнең спортчыбыз, 24 яшьлек Андрей Зиньков та керде. Райондашыбыз 3 очрашуда да җиңде. Ә финалда ул белорус белән очрашты. Җиңү яулап, Андрей 75 килограмм авырлык категориясендә чемпион булды. Андрейны лаеклы җиңүе белән котлыйбыз. Исегезгә төшерәбез, Андрей Зиньков - районда танылган спортчы. Ул берничә тапкыр төбәк, Россия һәм халыкара ярышларда җиңүче булды. Хәзер ул Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында укый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International