Бүген Әлки районында чик сакчылары көнен бәйрәм итүгә бәйле зур чара узды

2025 елның 28 мае, чәршәмбе

Бүген Әлки районында чик сакчылары көнен бәйрәм итүгә бәйле зур чара узды. Район үзәгендә, чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән әлкилеләр хөрмәтенә Дан аллеясында урнаштырылган стела янында төрле вакытта илебезнең  чикләрендә хәрби хезмәт үткән дистәләгән кеше җыелды. Аларны район башлыгы Александр Никошин котлады, үзе дә бу гаскәрләрдә срочная хәрби хезмәт үткән. Ул ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, тыныч күк йөзе теләде. Аннары Стелла итәгенә чәчәкләр салынды. Бәйрәм чарасы Балалар иҗат йортында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International