Базарлы Матак урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Максим Яковлев инглиз теле буенча Бөтенроссия олимпиадасында призер булды

2025 елның 28 мае, чәршәмбе

Базарлы Матак урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Максим Яковлев инглиз теле буенча Бөтенроссия олимпиадасында призер булды. Бүген Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында республика призерлары һәм Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләрен, шулай ук укучылар әзерләгән педагогларны һәм остазларны хөрмәтләделәр. Тантаналы чарада инглиз теле укытучысы Леонтьева Елена Григорьевна да катнашты. Без сезнең уңышларыгыз белән чын күңелдән горурланабыз һәм алга таба да җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International