Хәрби-патриотик тәрбиядән тыш, ДОСААФ эшенең иң кирәкле юнәлеше-автомәктәп. Хыялын тормышка ашыру өчен менә дигән урын: теоретик белем, машина йөртү күнекмәләре, ә аннары машина йөртү таныклыгы алу.
Ел саен безнең ДОСААФ «В» категорияле машина йөртүчеләрне 100 дән артык кешегә өйрәтә. 2024 елда бу категориягә 106 кеше хокук алды. Барлык укучыларга да укуларын уңышлы тәмамлауларын һәм машина йөртү юлының яңа этабын башлауларын телибез.