Бүген районда мәктәпләрне тәмамлаучылар өчен иң мөһим сынауларның берсе - рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханы узды. Барлыгы 46 укучы катнашты. Укучыларга югары баллар телибез! Бу баскыч яңа казанышлар һәм җиңүләр башы булсын.