«Алинә» спорт залында пенсионерлар катнашында чара узды

2025 елның 30 мае, җомга

Ярышлар программасына төрле спорт төрләре кертелгән иде: йөзү, өстәл теннисы, дартс һәм эстафета. Катнашучылар бик яхшы физик әзерлек күрсәттеләр. Ярышлар башланыр алдыннан район ветераннар - пенсионерлар советы рәисе Ришат Хәлиуллин сәламләү сүзе белән чыгыш ясады, ул өлкәннәрнең спорт чараларында актив катнашуының мөһимлегенә басым ясады, аларның сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итүен билгеләп үтте. Барлык спортчыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International