Бүген район мәдәният йортында Балаларны яклау көненә багышланган күңелле бәйрәм булып узды. Бәйрәмгә бүләкләр белән «Хәйруллин фонды» хәйрия оешмасы һәм район эшмәкәрләре бергәлеге вәкилләре килде.
Барлык балаларга бәхетле тормыш, әти-әниләренең мәхәббәте, гаиләләрендә җылылык, тыныч күк йөзе телибез!