Бүген Базарлы Матак авылының үзәк паркында Балаларны яклау көне уңаеннан балалар өчен "Балачак иленә сәяхәт" дигән театральләштерелгән тамаша узды. Балалар төрле уеннарда рәхәтләнеп уйнадылар, күңелле конкурсларда һәм эстафеталарда катнаштылар. Бәйрәмнең иң истә калырлык мизгелләренең берсе флешмоб булды, анда барысы да катнашты.