Әлки районында җәйге каникул чорында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыруга юнәлдерелгән профилактик акция старт алды.
Җәй-ул балаларның күбрәк вакытларын урамда үткәрү, велосипедта, самокатта йөрү вакыты, шуңа күрә юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеген искәртү аеруча мөһим. Акцияне "ЮХИ" ДБУ һәм "Актай" яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре оештырды.