Әлки районының Түбән Биктимер һәм Иске Тумба авылларында капиталь ремонтланган фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды

2025 елның 2 июне, дүшәмбе

Әлки районының Түбән Биктимер һәм Иске Тумба авылларында капиталь ремонтланган фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды һәм алар беренче пациентларны кабул итәргә әзер. Эшләр төрле яхшыртуларны үз эченә ала: биналарның эчке бизәлешеннән алып искергән электр үткәргечләрен алыштыруга, яңа ишекләр һәм идәннәр куюга кадәр. Бу чараларның барысы да пациентлар өчен дә, медицина хезмәткәрләре өчен дә уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Заманча җиһазлар һәм сыйфатлы материаллар ремонтланган объектларның ышанычлылыгын һәм ныклыгын тәэмин итәчәк. Фельдшер-акушерлык пунктларын ачуга багышланган чараларда Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин, башкарма комитет җитәкчесе Руслан Морадымов һәм Базарлы Матак үзәк район хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина катнашты. ФАП ачылышларында катнашкан кунаклар һәм авыл кешеләре әлеге вакыйганың мөһимлеген билгеләп үттеләр, чөнки бу квалификацияле медицина ярдәмен турыдан-туры үз торак пунктында алу мөмкинлеге бит.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International