Әлки көллияте студентлары тракторчы-машинист таныклыгы алдылар

2025 елның 4 июне, чәршәмбе

Бүген Алексеевск аграр көллиятенең Әлки филиалы базасында Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Әлки районы бүлеге тарафыннан «В, С, Д, Е, F»категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алуга имтиханнар уздырылды. Имтиханнарны Үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алу өчен затларны әзерләү һәм яңадан әзерләү белән шөгыльләнүче мәгариф учреждениесе вәкилләре катнашында кабул иттеләр.  Имтиханнарны уңышлы тапшырган студентлар тракторчы-машинист таныклыгы алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International