Әлки муниципаль районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар уза

2025 елның 4 июне, чәршәмбе

Әлки муниципаль районында  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар уза. "Забота" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре социаль хезмәт алучы балалар өчен сугыш һәм халыкның Бөек батырлыгы турында шигырьләр уку конкурсы оештырдылар. Балалар тыныч күк йөзе өчен көрәшүчеләрне искә алу кебек тирән эчтәлекле юллар укыдылар. Һәр чыгыш хөрмәт, патриотлык  хисләре белән тулы иде. Конкурста катнашучылар мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International