Әлки районы башлыгы Александр Никошин мөселманнарны Корбан бәйрәме белән котлады

2025 елның 6 июне, җомга

Кадерле әлкилеләр һәм якташлар!

Чын күңелдән Корбан бәйрәме белән котлыйм! Кешеләрне саф ниятләрдә һәм изге гамәлләрдә берләштергән бу зур матур бәйрәм һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык һәм бәхет, тынычлык алып килсен!
Сезгә туганнарыгыз һәм якыннарыгыз һәрвакыт янәшә булуын, һәр көн шатлык һәм мәхәббәт белән тулы булуын, тыныч күк йөзе, иминлек, тугры дуслар телим!  Аллаһы Тәгалә йөрәгегездә һәм күңелегездә ышанычны ныгытсын, барлык догаларны ишетсен һәм кабул итсен! 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International