Рөстәм Миңнеханов ил Президентына Россия халыклары телләрен саклау һәм аларга ярдәм итү мәсьәләсенә игътибары өчен рәхмәт белдерде

2025 елның 6 июне, җомга

Рөстәм Миңнеханов ил Президентына Россия халыклары телләрен саклау һәм аларга ярдәм итү мәсьәләсенә игътибары өчен рәхмәт белдерде 
 
Ул Казанда рус теле көненә һәм Александр Сергеевич Пушкинның тууына 226 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасында рәхмәт белдерде. 
 
«Без Владимир Владимировичка илебезнең милли байлыгы һәм тарихи-мәдәни мирасы булган Россиянең барлык халыклары телләрен һәм тел төрлелеген саклау һәм аларга ярдәм итү өчен өстәмә шартлар тудыру кирәклеген таныганы өчен дә рәхмәтле». 
 
Исегезгә төшерәбез, кичә ил Президенты рус телен һәм Россия халыклары телләрен яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру советы утырышын уздырды. Анда ул Россия халыклары телләре көнен гамәлгә куярга һәм аны ел саен 8 сентябрьдә билгеләп үтәргә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International