Быел Сабантуйда ат чабышлары аеруча кызыклы һәм җанлы булды.
Аларда нигездә җирле юргаклар һәм чабышкылар катнашты.
Ярышларны үз өлкәсендә профессионал, тренер Рифкать Сәгъдиев шәрехләде. Ул беренче узышта катнашучылар белән таныштырды.
Иң элек җиңел тарантаслар җигелгән юргаларга һәм атларга ярышларга старт бирелде. Юртакларның йөгерүе кызыклы иде Биредә тарантаста утырган спортчыларны күзәтү күңелле булды.
Иван һәм Елизавета Ямщиковлар идарә иткән атка сигнал биргәннән соң ук алга ыргылды, ләкин беренче булып Людмила Анимаева килде. Елизавета Ямщикова-2, Иван Ямщиков-3 урынны яулады.
Алексеевск районыннан Владимир Александров беренче булды. Икенче урында-Салават Исхаков, өченче урында - «Алексеевскдорстрой» ААҖеннән Максим Сәйфетдинов.
«Авыл кешеләре» номинациясендә - беренче урынны Николай Александров алды.