Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм!
Бүген медицина ярдәмен Әлки районы халкы мөмкин кадәр күбрәк файдалана ала. Безнең авылларда заманча аппаратуралы яңа амбулаторияләр һәм фельдшер-акушерлык пунктлары ачыла. Барлык бу үзгәртеп корулар да сәламәтлекне, ә кайчак якташларыбызның гомерен саклап калырга ярдәм итә.
Сезнең алда баш иям, врачлар, фельдшерлар, шәфкать туташлары һәм санитарлар!
Бәйрәм белән, медиклар!