"Кояшкай" мәктәп яны лагеренда иртә ЮИД отряды балалары үткәргән зарядкадан башланды.
Аннары юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган "Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр" квесты уздырдылар. Бу чара барлык катнашучылар өчен дә мавыктыргыч булды.
Иртәнге аштан соң балалар "Беренче медицина ярдәме", "Юл билгеләре" һәм "Фигуралы йөртү"станцияләрендә булдылар. Балалар табышмаклар, ребуслар чиштеләр, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча пазллар җыйдылар. Велосипедта фигуралы йөрү буенча үз осталыкларын күрсәттеләр.
Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм беренче ярдәм күрсәтүне яхшы белүләрен күрсәттеләр.
Соңыннан балалар имин хәрәкәт буенча плакат ясадылар.