Кичә Базарлы Матак авылының Үзәк паркында Корбан бәйрәме узды. Чараны район мөхтәсибәте һәм "Өмет"мәчете үткәрде.
Сәхнәдә мөнәҗәтләр башкарылды, коръән укучылар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Балалар өчен төрле уеннар һәм конкурслар оештырылды, җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр бирелде.
Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгеле-умрага билет уйнату булды. Күпсанлы катнашучылар арасында бәхет Әлки районы мәдәният йорты хезмәткәре Рамил Яхинга елмайды. Хаҗга юлламаны
Рамил Яхин отты.
Корбан бәйрәме Базарлы Матак авылы халкы өчен онытылмаслык вакыйга булды.