Әлки районы Татар Төгәлбәе авылында истәлекле вакыйга булды. Төгәлбәй авылы зиратында яңадан торгызылган тарихи һәйкәлләрне тантаналы төстә ачу чарасы узды. Бу тарихи эшне башлап йөрүче Әлки районы аксакаллар шурасы рәисе Гомәр хәзрәт Сәләхов булды. Чарага Аксубай районы Татар Майнасы мәктәп директоры, тарих фәннәре кандидаты, имам вазыйфасын башкаручы, татар авылларының мәхәлләләр тарихын җыючы- барлаучы Насыйров Рафик хәзрәт, Әлки районы башлыгы урынбасары Рәшит Әбрар улы Билалов, шәҗәрәләр төзүче, Абдул Салман авылында туып, хәзерге вакытта Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче, Әлки районның шәрәфле гражданины Мансур ага Ганиев, Әлки районы мөхтәсибәте урынбасары Радик хәзрәт , Төгәлбәй авылы имамы Равил хәзрәт Минһаҗетдинов һәм Төгәлбәй авылы халкы катнашты.
Зиратта өч кабер ташы яңартылды.
Беренче таш XIII гасырның соңгы чирегендә куелган. Иясе билгесез.
Икенче язусыз таш XIII гасыр ахырында куелган булырга тиеш.
Өченчесе- 1770 еллар башыннан алып 1790 еллар уртасына кадәр имам булып торган Максуд хәзрәт Даут каберенә куелган таш.
Шушы зиратта Төгәлбәй авылында 19 гасыр уртасыннан алып 20 гасыр башына чаклы имамчылык иткән данлыклы Ишан хәзрәт- Әхмәтҗан Гөбәйдулла улы җирләнгән.
Бәйрәм чарасы мәчет янында, Корбан ашы табыны артында дәвам итте.