Район башлыгы Александр Никошин «Алтын Үзән» комплексы территориясендә планерка уздырды

2025 елның 17 июне, сишәмбе

Бүген район башлыгы Александр Никошин «Алтын Үзән» комплексы территориясендә планерка уздырды.
Комплекс территориясендә резидентларның эшләре дәвам итә: профнастил әйберләре җитештерү, җиләк үрчетү, карлыган үстерү, кошчылык комплексы төзү һәм йөк транспорты эшчәнлеген алып бару.
Үзмәшгуль Айдар Абдуллин биш ел дәвамында өч төрле сорттагы җиләк үстерү белән шөгыльләнә.
 «Быел уңыш сөендерә, узган ел белән чагыштырганда күпкә яхшырак – һава торышы яхшы. Җиләкне районыбыз халкына сатабыз, сату өчен Казанга, Нурлат районына җибәрәбез», - дип уртаклашты Айдар Абдуллин

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International