Әлки районында балаларның автомобильләрдә куркынычсызлыгына багышланган видеороликлар конкурсы тәмамланды. Чарада гаиләләр һәм балалар бакчалары да катнаштылар.
"Баланы имин йөрткән өчен гаилә" номинациясендә беренче урынны Абдуллиннар гаиләсе алды, аларның биш яшьлек кызы Зифа "Ромашка" балалар бакчасына йөри. Өченче урынны Мифтаховлар гаиләсе алды, аларның улы Дамир да "Ромашка"да тәрбияләнә.