Әлки районы башлыгы Александр Никошин "ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе" ДКУ директорының беренче урынбасары Илдар Рәшитов белән бергә районыбызда ремонтлана торган социаль объектларны карадылар

2025 елның 18 июне, чәршәмбе

Бүген Әлки районы башлыгы Александр Никошин "ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе" ДКУ директорының беренче урынбасары Илдар Рәшитов белән бергә районыбызда ремонтлана торган социаль объектларны йөреп чыктылар. Күчмә киңәшмәдә проект һәм подряд оешмалары җитәкчеләре дә катнашты.
Югары Әлморза мәктәбендә, Әхмәт мәктәбенең азык-төлек блогында, Чуваш Кичүе авылындагы мәдәният йортында, Базарлы Матак авылындагы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге биналарында капиталь һәм агымдагы ремонт эшләре актив бара;
- Актай елгасы буен төзекләндерү дәвам итә;
-Чуваш Кичүе һәм Татар Чиябашы авылларында су белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләү бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International