Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмаган!
Ел саен 22 июнь Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләнеп үтә
Лисенков исемендәге музейда Базарлы Матак мәктәбенең мәктәп яны лагере балалары өчен "Сугыш игълан итмичә" хәтер сәгате булып узды. Балалар 1941 елның 22 июнендә башланган коточкыч вакыйгалар турында белделәр. Сугышта һәлак булганнарны, ачлыктан үлгәннәрне һәм Икенче бөтендөнья сугышы вакытында фашист әсирлегендә газапланганнарны искә алдылар.