Әлки районы Юнармия штабы начальнигы Ростем Шәйхетдинов Россия Оборона министрлыгы медале белән бүләкләнде

2025 елның 19 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Әлки районы Юнармия штабы башлыгы Ростем Шәйхетдинов Россия Оборона министрлыгы медале белән бүләкләнде. Казанда Россия Федерациясе Оборона министрлыгының "Хәтердә бердәмлек. Көч батырлыкта!» чарасы узды.  Чара кысаларында РФ Оборона министрлыгының «Ярдәм һәм шәфкать өчен» медальләрен тапшыру тантанасы булды. Бүләкләнүчеләрнең берсе-Әлки муниципаль районының «ЮНАРМИЯ» ВВПОД җирле бүлекчәсе штабы начальнигы Ростем Шәйхетдинов. Мактаулы бүләк яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүгә керткән зур өлеше һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм оештыруда актив эшләгәннәре өчен бирелде. Аның җитәкчелегендә Әлки районы яшь армиячеләре җылы әйберләр, хатлар, маскировка челтәрләре һәм башка кирәкле җыюда һәм фронтка җибәрүдә катнашалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International