Район халкы «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясенә кушылды

2025 елның 22 июне, якшәмбе

Ел саен 22 июньдә Хәтер һәм кайгы көнендә «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясе уза. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә шәмнәр кабызыла. 1941 елның 22 июнь иртәсе илебездә яшәүчеләрнең язмышын үзгәртә. Шулай итеп батырлык  белән тулы 1418 көн башлана. Барлык авырлыкларга, куркуга һәм ачлыкка карамастан, безнең ата-бабаларыбыз үз илләренә Бөек Җиңү китерү өчен барысын да эшләгәннәр. Андый вакыйгаларны тарихтан юарга ярамый, алар безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланырга тиеш. Аппак авыл китапханәчеләре катнашучыларны Бөек Ватан сугышы башлану фактлары белән таныштырдылар. Аннары акциядә катнашучылар һәйкәлгә  барып, анда сугыш кырыннан әйләнеп кайтмаганнар истәлегенә шәмнәр кабыздылар, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International