Базарлы Матак мәктәбе каршындагы балалар лагеренда укучылар экскурсия белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлегендә булдылар
Полиция капитаны Лилия Нургалиева полиция бүлекчәсе музеенда бүлекчәнең тарихын, Ветераннар турында сөйләде, экспонатларны күрсәтте, балаларны махсус шартларда махсус чаралар һәм экипировка кулланып полиция хезмәткәре хезмәтен башкару белән таныштырды.
Ә террорчылыкка каршы комиссия секретаре Гүзәл Заһидуллина аларга террорчылыкның асылы, аның иҗтимагый куркынычлыгы һәм аннан саклану ысуллары, интернет куркынычсызлыгы һәм яллау турында сөйләде.