«Спортландия " җәйге балалар мәйданчыгы кысаларында "Кайгырту" үзәгенең гаилә һәм балалар бүлекчәсе белгечләре «Актай» яшүсмерләр клубы базасында профилактика дәресе, шулай ук паркта яшүсмерләр белән мөһим темага әңгәмә үткәрделәр.
Чаралар җанлы һәм ышанычлы атмосферада узды.
Балалар аларның һәр көне — киләчәк төзелә торган кирпеч кебек икәнен ишеттеләр. Һәм аның нинди булачагы аларның сайлавына гына бәйле.
Чын сихер — шикле матдәләрдә түгел, бәлки үз көчеңдә, сәламәтлекне саклый белүдә һәм көчле рухта.
Ахырда барлык катнашучылар да сәламәтлек каһарманы антын әйттеләр.