Иннополис мәктәбендә «Инженер вертикале»республика август киңәшмәсенең секция утырышы узды. Чарада районыбыз делегациясе дә катнашты. Катнашучылар укучыларның һөнәри үзбилгеләнүе өчен белем бирү мохитен формалаштыру мәсьәләләренә чумдылар.
Бу көннең якты вакыйгасын билгеләп үтү аеруча күңелле! Әлки районы мәгариф идарәсе методисты Лилия Нуруллинага «Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы»дигән мактау билгесе бирелде.