Ветеринария, «Россельхозцентр» һәм «Востокзернопродукт» вәкилләре «имәннәр»балалар лагеренда булдылар.
Очрашу барышында белгечләр балаларга хайваннар һәм үсемлекләр, аларның авырулары һәм дәвалау ысуллары турында сөйләделәр. Шулай ук алар икмәк һәм башка азык-төлек продуктларының каян алынуын аңлаттылар. Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар һәм сораулар бирделәр.
Мондый тәҗрибә балаларга өстәлдәге ризыкның кайдан алынуын аңларга ярдәм итә һәм туклану продуктларына җаваплы мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итә.