Ташбилге авылы мәдәният йортында Айнур Ситдиков белән очрашу кичәсе узды

2025 елның 26 июне, пәнҗешәмбе

Ташбилге авылы мәдәният йортында махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан Ситдиков Айнур белән очрашу кичәсе узды. Кичә барышында Айнур үзе хезмәт иткән чорда булган кызыклы вакыйгаларны сөйләде, сорауларга җавап бирде. 
Аның сүзләренчә, анда төрле милләт вәкилләре бер-берсенә терәк булып, бер гаилә булып яшиләр. Һәрвакыт бердәм булырга, бер-береңә ярдәм итәргә кирәк, дип ассызыклады ул. Әлеге очрашу кичәсе һәркемнең күңелендә җылы тәэсирләр калдырды. Айнурга тиз арада җиңү белән әйләнеп кайтуларын теләделәр. Анарга нык сәламәтлек, иминлек һәм батырлык юлдаш булсын дигән теләктә калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International