Татарстан Республикасы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Әлки районында балигъ булмаган мототранспорт йөртүчеләр арасында профилактик акция үткәрделәр.
Чарада Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының махсуслаштырылган мотобатальоны хезмәткәрләре катнашты. Акциянең максаты-балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү, мототранспорт йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын булдырмау һәм балигъ булмаганнарның транспорт чаралары белән законсыз идарә итүенә юл куймау.
Хөрмәтле әти-әниләр! Мототранспортны алдан уйламыйча сатып алу һәм балалар белән юл хәрәкәте иминлеге турында аңлату әңгәмәләре булмау җитди юл-транспорт һәлакәтләренә китерергә мөмкин!