Район мәдәният йортында унберенче сыйныф укучылары өчен чыгарылыш кичәсе узды

2025 елның 29 июне, якшәмбе

Кичә район мәдәният йортында Базарлы Матак мәктәбенең 19 унберенче сыйныф укучысы өчен чыгарылыш кичәсе булды.
Мәктәп директоры Луиза Абдрахманова укучыларны котлады һәм аларга аттестатлар, грамоталар һәм ата-аналарына Рәхмәт хатлары тапшырды. Бу кичә аларның 11 еллык мәктәп юлының йомгаклау ноктасы булды!
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова чыгарылыш сыйныф укучыларын котлады һәм аларга киләчәктә уңышлар теләде.

Җиде чыгарылыш укучысы I һәм II дәрәҗә «Укудагы аерым уңышлары өчен» медальләре белән бүләкләнделәр. Болар-Азалия Җәләлова, Алсу Мәхмүтова, Эвелина Сәгыйрова, Алсу Вәлиәхмәтова, Дарья Платчникова, Екатерина Платонова һәм Айгизә Яруллина. Мария Андреевна аларга Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин исеменнән Мактау грамоталары тапшырды.

Сыйныф җитәкчеләре һәм ата-аналар җылы теләкләр белән чыгыш ясадылар. Чыгарылыш сыйныф укучылары, үз чиратында, мәктәпкә, укытучыларга һәм ата-аналарга рәхмәт белдерделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International