«Өлкән буын» «Гаилә» милли проекты кысаларында безнең районда өлкән яшьтәге гражданнар өчен ике тәрбиягә алучы гаилә булдырылды.
"Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдәге бүлекчәсе белгечләре тәрбиягә алган гаиләләргә йөриләр. Очрашулар барышында өлкән яшьтәге гражданнарның торак-көнкүреш шартлары тикшерелә, шулай ук янгын куркынычсызлыгы буенча инструктажлар да үткәрелә.