«Эшлекле дүшәмбе» дә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсе начальнигы Делюс Зарипов халык арасында социаль мошенниклыкны кисәтү турында чыгыш ясады.
Үз чыгышында ул район халкын уяу булырга һәм чит кешеләргә шәхси мәгълүматны телефон аша бирмәскә өндәде, бу бигрәк тә банк карталары турындагы мәгълүматларга кагыла һәм җирлек башлыкларын, оешма җитәкчеләрен халык арасында аңлату эшләре алып барырга өндәде. Делюс Азат улы ассызыклаганча, шәхси мәгълүматларны яклау-һәр гражданның иминлеге нигезе. Мошенниклар торган саен катлаулана барган заманча дөнья шартларында чит кешеләр белән аралашканда сак булырга кирәк, бигрәк тә телефоннан.