Нәкъ менә безнең Әлки районында, карлыган плантацияләре җәелгән!
Татар Әхмәт авылыннан Хәйруллин Илдар Җәмил улының крестьян-фермер хуҗалыгы «кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм»милли проектында катнашып, конкурста җиңүче булды.
Бүгенге көнгә Илдар Җәмил улы үз кырларында 17 гектар мәйданда«Белорус татлы " кара карлыган үсентеләре утыртты. Бу сорт Чувашиядә һәм Татарстанда районлаштырылган. Илдар Җәмил улы хуҗалыгында эшчеләр, ялга озакка сузмыйча, тырышып эшлиләр. Яшь карлыган үсентеләренә ашлама кертелде һәм рәтара эшкәртелде.