Түбән Әлки авылы мәдәният йортында мәктәп каникуллары чорында "тормыш кайный"

2025 елның 3 июле, пәнҗешәмбе

Түбән Әлки авылым әдәният  тормыш кайный, бигрәк тә мәктәп каникуллары көннәрендә. Биредә, уңайлы шартларда, балалар шашка һәм шахмат дөньясына мавыгып чумган.Алар өчен оештырылган шашка-шахмат уеннары чын мәгънәсендә җәлеп итү үзәгенә, үз мантыйгыңны һәм стратегик фикерләвеңне тикшереп кенә калмыйча, яшьтәшләрең белән аралашу, яңа дуслар табу урынына әверелде.

Каникуллар күңелле һәм файдалы дәвам итә. Түбән Әлки авылы мәдәният йортында шашка-шахмат уеннары-күңел ачу гына түгел, балалар өчен акыл сәләтләрен үстерү, стратегик фикер йөртергә өйрәнү һәм уйланылган карарлар кабул итү мөмкинлеге дә ул. Ә тагын бу фикердәшләр компаниясендә вакыт үткәрүнең бик яхшы ысулы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International