Ташбилге авылында Сабантуйга бүләк җыю йоласы узды

2025 елның 3 июле, пәнҗешәмбе

Ташбилге авылында Сабантуйга бүләк җыю йоласы узды.
Бүләкләр җыю – ул бик борынгыдан килгән матур йола. Ул халыкны берләштерә, ярдәмләшергә өйрәтә. Сабантуй – ул хезмәт бәйрәме, җир эшкәртү тәмамланганнан соң үткәрелә торган шатлыклы вакыйга. Шуңа күрә дә бүләкләр җыю да шушы бәйрәмгә әзерлекнең бер өлеше булып тора. Җыелган бүләкләр бәйрәмдә җиңүчеләргә тапшырылачак.
Авыл урамнарында күңелле җырлар яңгырады, балалар-чага, яшьләр җырлашып, биешеп, өйдән-өйгә йөрделәр. Һәр йорт хуҗасы кулыннан килгәнчә бүләк – сөлге, яулык, күлмәк кисәге, акчалата ярдәм күрсәтте. Кайберәүләр тәм-том белән дә сыйлады. Бу көнне һәркем Сабантуйга үз өлешен кертергә тырышты
Бу көнне Ташбилге халкы бердәм булып, Сабантуйны тагын да күркәмрәк итеп уздыру өчен көч куйды. Һәркемнең йөзендә елмаю, күңелендә шатлык балкыды. Чөнки Сабантуй – ул чын мәгънәсендә халык бәйрәме!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International