Бүген Татар Әхмәте авылында цифрлы тигезсезлекне бетерү проекты буенча мобиль элемтәнең база станциясен эшләтеп җибәрделәр.
"Безнең өчен бу бик мөһим эш. Хөкүмәткә һәм Россия цифрлар Министрлыгына чын күңелдән рәхмәт белдерәм", - диде Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов турыдан-туры тоташтыруда.
Ел ахырына кадәр республиканың тагын 89 кече торак пунктында интернет барлыкка киләчәк.