«АГРОВОЛГА-2025» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә һөнәри ярышта Әлки муниципаль районында "Восток Зернопродукт" АҖнең "Көньяк Әлки" территориаль идарәсе механизаторы катнашты

2025 елның 9 июле, чәршәмбе

Бүген «АГРОВОЛГА-2025» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә һөнәри ярышта Әлки муниципаль районында "Восток Зернопродукт" АҖнең "Көньяк Әлки" территориаль идарәсе механизаторы Хәйруллин Равил Җәмил улы үзенең осталыгын күрсәтте.
19 ел дәвамында-Равил Җәмил улы авыл хуҗалыгы файдасына эшли. Ул агросәнәгать комплексының алдынгы механизаторларының берсе, техника белән оста идарә итә, җаваплы һәм намуслы, үзенең хезмәт бурычларын төгәл белә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International