Эссе һава торышы аркасында янгынга каршы махсус режим гамәлдә

2025 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

Эссе һава торышы аркасында янгынга каршы махсус режим гамәлдә
Бу чорда урманда ут кабызу һәм автотранспорт чараларына керү тыела. 
Урман янгыннары килеп чыгуның иң еш сәбәбе кеше факторы булып тора: урманда ут белән төгәл эш итмәү, кешеләр тәмәке төпчекләрен, чүп-чарны калдыралар, ачык ут белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасын үтәмәү, шулай ук дача участокларында үлән һәм чүп-чарны яндыру.
Янгын чыгу турында телефоннар аша хәбәр итәргә мөмкин: 112, 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95.
Исегезгә төшерәбез, урманга барганда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозган өчен каралган штрафлар һәм башка җәзалар турында.
"Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылык каралган. Физик затларга – 30 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 400 мең сумга кадәр штраф салына. Әгәр хокук бозу нәтиҗәсендә янгын чыккан һәм урманнарга зыян килгән икән, РФ Җинаять кодексының 261 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International