Әлки районында авыл җирлекләре башлыкларының иминлек мәсьәләләре буенча укулары узды. Укыту кысаларында пилотсыз очу аппаратлары (БПЛА) табылган очракта башкарылырга тиешле гамәлләр җентекләп каралды.
Район халкының иминлеге - җирле хакимиятнең өстенлекле бурычы. Шуңа бәйле рәвештә, җирлек башлыклары стандарт булмаган хәлләр килеп чыккан очракта оператив һәм килешеп эш итү өчен кирәкле инструкцияләр һәм тәкъдимнәр алдылар.
Хөрмәтле гражданнар! Сездән уяу һәм игътибарлы булуыгызны сорыйбыз. Әгәр сез пилотсыз очу аппаратын тапсагыз, бу хакта кичекмәстән бердәм дежур диспетчерлык хезмәте номеры буенча хәбәр итегез — 112. Сезнең катнашуыгыз һәм җаваплылыгыгыз безнең районда иминлекне һәм тынычлыкны тәэмин итәргә ярдәм итәчәк.