Буген район башлыгы Александр Никошин "Алтын Үзән " комплексы территориясендә планерка уздырды. Анда агымдагы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Александр Федорович «Билс» ҖЧҖ җитәкчесе Илфат Борһанов һәм Марсель Фаракшин белән очрашты.
«Билс» ҖЧҖ йөк транспортын ремонтлау буенча уңышлы хезмәт күрсәтә, ә Марсель Фаракшин бу көннәрдә металл эшләнмәләре җитештерү өчен җайланмалар кайтаруны планлаштыра.